Лениногорскида «Бала — төп пассажир!» профилактик чара узачак
Лениногорск шәһәре һәм районында «Бала — төп пассажир!» акциясе балигъ булмаган балаларны автомобильдә дөрес йөртү буенча юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән.
Шушы елның 7 ае эчендә Татарстанда балалар катнашында 78 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 3 бала һәлак булган һәм 86сы җәрәхәтләнгән. Лениногорск районында 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән һәм 1 бала җәрәхәтләнгән.
Дәүләт автоинспекциясе искәртә:
-12 яшьтән кечерәк балалар җиңел автомобильдә алгы утыргычта, 7 яшькә кадәрге балалар арткы утыргычта махсус җиһазландырылган автомобиль креслосында утырып йөрергә тиеш;
-12 яшькә кадәрге балаларның, гомумән, арткы утыргычта утырганда махсус җиһазландырылган автомобиль креслосында һәм куркынычсызлык каешы эләктерелгән булырга тиеш;
Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен административ хокук бозу буенча өч мең сум күләмендә штраф каралган.
Бүгенге көндә балаларның җәрәхәтләнүен һәм үлем очракларын булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы булып махсус автомобиль креслосын куллану тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе барлык автомобиль йөртүчеләрне игътибарлы, сак булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев