Лениногорскида балалар бакчаларының музыка тәрбиячеләре арасында муниципаль конкурс узды
Әлеге конкурс ел саен һөнәри осталыкка уздырыла.
Быелгы конкурс Ватанны саклаучылар елына багышланган иде.
27нче балалар бакчасы базасында үткәрелгән бәйгедә 20 музыка тәрбиячесе һәм 8 иҗат коллективы катнашты.
Сәхнәгә беренчеләрдән булып үзләренең тәрбиячеләре әзерләгән балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр чыкты. Кечкенә артистлар тамашачыларга номерлар бүләк иттеләр.
Конкурс өч номинация буенча узды: вокал, бию һәм катнаш жанр.
20нче балалар бакчасыннан Лилия Цибизова 40 елдан артык стажы булган музыка җитәкчесе. Ул башкарган җыр күңел түренә үтеп кереп, башкаларны да дулкынландырды. Хәрбинең хатынының кичерешләренә баагышланган иде ул җыр.
«Йөрәк территориясе» ансамбле шәһәр һәм районның алты балалар бакчасының музыка җитәкчеләрен берләштергән иде. Алар башкарган “Сугышчан танго” ныклылык символы булды.
Жюри составына мәгариф идарәсе белгече, музыка-сәнгать педагогика колледжы педагогы һәм балалар бакчасының музыка җитәкчесе кергән иде. Алар башкару осталыгын, сәхнә образын, әһәмиятлелеген һәм башка нечкәлекләрне бәяләделәр.
Жюри җиңүчеләрне һәм призерларны грамоталар белән бүләкләде. Үз номинацияләрендә беренче урыннарга Лилия Цибизова, «Бравые девчата» һәм «Территория сердца»коллективлары лаек булды.
Гран-прины «Калинка» кашыкчылар ансамбле яулады. Барлык җиңүче коллективлар җыелма ансамбльләр булып санала, аларга Лениногорскиның төрле балалар бакчаларыннан музыкаль хезмәткәрләр кергән.
Фото «Новости Лениногорска»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев