Лениногорскида балалар каникулда кайда бара ала?
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида балалар каникулда кайда бара ала?

Лениногорск шәһәре һәм районы мәктәпләрендә берничә көннән көзге каникул башлана. Каникулда балалар кайда бара ала ?

Каникулны кайда барып, ничек үткәрергә? Нәрсәләр булачак?

1.Ю. Гагарин исемендәге балалар китапханәсендә каникул көннәрендә була торган чаралар:
Башлангыч сыйныф укучылары өчен: 
«Хезмәткә мәхәббәт» әңгәмә рәвешендә уен; 
А. Усачев иҗаты буенча «Дөньяда 6 материк»;
5-7 сыйныф укучылары өчен: 
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан «Тынычлыкка һәм татулыкка юл» мәгълүмат сәгате. 
Белешмә һәм алдан язылу өчен телефон: 8 (85595) 5-84-24

2.Туган якны өйрәнү музеенда: 
Элекке һәм хәзерге заман яктырткычларыннан торган күргәзмә;
Этнография һәм Хәтер залына экскурсияләр;

3.Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә:
Балалар өчен: 

«Этикет турында кечкенәдән беләбез» интеллектуаль уен;
«Билгесезлек кызыксындыра» кызыклы альманах;
«Яраткан шәһәрем турында сөйлим» виртуаль уен;
Яшьләр өчен: 
«Славян курчакларының тылсымлы илендә», «Эпоксид сумаласы белән телефон тышын бизәү» мастер-класслары. 
Мастер-класска «Пушкин картасы» белән керергә мөмкин.

 


Нет комментариев