Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида БДИ тапшыручы укучылар арасында беренче йөз балл җыючылар билгеле

Шәһәр һәм район мәктәпләренең 11нче һәм 9нчы сыйныф укучылары өчен “кызу урак өсте” - Бердәм дәүләт имтиханнары һәм төп дәүләт имтиханнары тапшыралар. Беренче нәтиҗәләр инде билгеле.

Бу хакта Мәгариф идарәсе хәбәр итә.

Быелгы Бердәм дәүләт имтиханнары компаниясе 23 майда башланып китте. Бу көнне 11 сыйныф укучылары география, рус әдәбияты, химия фәннәреннән имтихан бирде. Беренче нәтиҗәләр бик уңышлы: өч укучы - Сабина Баландина, 5нче мәктәп (укытучысы Ольга Бострикова), Ирина Васильева, 6нчы мәктәп (укытучысы Ирина Шигапова), Азалия Абдувәлиева, 8нче мәктәп (укытучысы Лилия Фәттахова) рус әдәбиятыннан 100 баллга тапшырды.

2023-2024нче уку елында 257 укучы БДИ тапшыра. БДИ буенча муниципаль координатор Элиза Әхмәдиева әйтүенчә, имтиханнарны тапшыру процессы тыныч уза.  «11 июньдә инглиз теленнән язмача, тарих һәм биология фәннәреннән имтиханнар көтелә. Шулай итеп имтиханнар компаниясенең төп чоры тәмамлана», - ди Элиза Әхмәдиева.

Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, 2023-2024нче уку елында шәһәр һәм районның 53 укучысы медальгә дәгъва итә. Медаль буенча яңалык та бар: 2023-2024нче уку елын тәмамлаучыларга көмеш медальне кайтардылар. Моңарчы булган алтын медаль янына көмеш тә өстәлде. Алар беренче һәм икенче дәрәҗә медаль дип билгеләнгән. Лениногорск районында 25 укучы – икенче дәрәҗә медальгә, ягъни көмеш медальгә дәгъва итә. Көмеш медаль (II дәрәҗә) барлык уку предметлары буенча йомгаклау билгеләре “бик яхшы” һәм кимендә ике предмет “яхшы” булган чыгарылыш укучыларына бирелә. БДИ балларына килгәндә, рус теле буенча кимендә 60 балл һәм бер предмет буенча БДИда шулай ук 60 балл булырга тиеш.

28 укучы беренче дәрәҗә медальгә, ягъни “алтынга” дәгъва итә. Алтын медаль барлык уку предметлары буенча йомгаклау билгеләре “бик яхшы” һәм БДИда рус теле буенча кимендә 70 балл һәм бер предмет буенча 70 балл булган укучыларга бирелә.

11 июньгә кадәр имтиханнарның төп чоры бара. 11 июньнән соң имтиханнарга резерв көннәр бирелә. Теге яки бу сәбәпләр аркасында укучы имтиханга килә алмаса, шушы сәбәпләрне күрсәтелгән гариза язып, кабат имтихан бирү мөмкинлеге тудырыла.  

2023-2024 елгы имтихан тапшыруның тагын бер үзгәреше: чыгарылыш укучыларына бер фәннән имтиханны яңадан тапшырырга мөмкинлеге бирү. Бу очракта бары тик яңадан тапшыру нәтиҗәсе генә гамәлдә булачак. Яңадан тапшырганда беренче нәтиҗә юкка чыгарыла.

Димәк, быел 4,5 июль көннәрендә яңадан имтихан тапшыру мөмкинлеге тудырыла. Укучы имтихан нәтиҗәләре белән канәгать түгел икән, яңадан тапшыра.

9нчы сыйныфны тәмамлаганда татар теле предметын имтиханга сайларга була. Шулай ук бу мөмкинлек 11нче сыйныфта да бар. Лениногорск  шәһәр һәм район мәктәпләренең 9нчы сыйныфын тәмамлаучылар быел татар теле предметын узган елга караганда, ике тапкыр күбрәк укучы сайлаган. Быел 70 укучы татар теленнән имтихан тапшырган. Димәк, татар теле шулай ук башка фәннәр белән бертигез дәрәҗәдә булып, аны өйрәнүгә, телебезнең асылына тагын да күбрәк төшенергә ихтыяҗ бар дигәнне аңлата.

Розалия Мостафина

Фото: татар -информ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ 2024 Лениногорск укучылары БДИ тапшыра Бердәм дәүләт имтиханы Лениногорск