Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида берәү полицияне күргәч, наркотик салынган пакетны йота

Лениногорскиның 25 яшьлек хәсрәт-наркодилеры полиция хезмәткәрләрен күргәч, наркотиклар салган пакетны йотып җибәргән, кинода күргән булгандыр инде.

Эчке эшләр хезмәткәрләре ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып килмәсәләр, моның нәрсә белән төгәлләнәчәген фаразларга була.

Лениногорск полициясенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре, Лыжная урамында җәмәгать тәртибен саклау рейды үткәргәндә, азык-төлек кибете янында  үзен бик шикле тотучы яшь кешегә  игътибар итә.  Шәхесен ачыклау өчен тәртип саклаучылар үзенә таба юнәлә башлауны күрүгә, егет бер төргәкне җиргә ташлый, ә икенчесен тиз генә авызына каба.  

Полиция хезмәткәрләре егетне  үзәк хастаханәгә алып килә һәм  табиб аның ашказаныннан эндоскопия юлы белән кечкенә генә төргәк  тартып чыгара. Төргәкләрнең  икесе дә экспертизага җибәрелә.

Лениногорск районы буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге начальнигы Рамил Раупов: “ Тикшерү турындагы белешмә, экспертизага бирелгән гомуми массасы 1,82 гр булган матдә составында, контрольгә алынырга тиешле наркотик чаралар, психотроп матдәләр исемлегенә кертелгән наркотик чара барлыгын күрсәтте”, - ди.

Ралина Гыйләҗетдинова, Лениногорск полиция бүлегенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү юнәлеше инспекторы:
- Бу факт буенча РФ Җинаять кодексы “Наркотик чаралар, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын законсыз сатып алу, саклау, ташу, эшкәртү, шулай ук наркотик чаралар яки психотроп матдәләр булган үсемлекләрне законсыз сатып алу, саклау, ташу”га кагылышлы, 228 нче маддәсенең 2 нче өлеше нигезендә җинаять  эше кузгатылды.  Мондый җинаять кылган затлар өч елдан ун елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм биш йөз меңгә кадәр штраф,  яисә хөкем ителүченең өч еллык хезмәт хакы, яки башка кереме күләмендә штрафка тартылып, бер елга кадәр иректән мәхрүм ителү белән җәзалана.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев