Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида бер хатын-кызны бәрдергәннәр

Бәйрәм яллары вакытында Лениногорскида юл-транспорт һәлакәте очрагы булган.

Аның нәтиҗәсендә зыян күргән хатын-кыз күп төрле  җәрәхәтләр белән Әлмәт травматология бүлегенә озатылган. 

Бу юл-транспорт һәлакәте очрагы  7 нче гыйнвар кичендә, 18 сәгать 05 минутта килеп чыккан.

Шашин проспекты буйлап килүче автомобиль Ленинград урамы ягына борылганда рөхсәт ителгән тизлекне арттырып хәрәкәт иткән.

Зур тизлектә килүче автомобиль,  җәяүле кичүе булмаган урында юл аркылы үтүче хатын –кызны күреп өлгермәгән. Бу вакытта инде караңгы төшкән булуы да үзенекен иткән. 12 еллык машина йөртү тәҗрибәсе булган шофер 30 яшьлек җәяүлене бәрдергән.

Һәлакәт урынына  ашыгыч төстә юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары килгән. Бик күп төрле җәрәхәт һәм травмалар алган хатын-кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар.

Юл-транспорт һәлакәтләрен тикшерү дәвам итә.

Исламия Галимова тәрҗемәсе

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев