Лениногорскида Бердәм сайлау көнендә Казан һәм Мәскәү артистлары чыгышы көтелә
Бу якшәмбедә - 14 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көне. Лениногорск районында Татарстан Рәисен, районның вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаячакбыз.
14 сентябрьдә сайлау участогына барып, тавыш биргәннән соң беләзек биреләчәк. Шушы беләзек белән үзәк мәйданда узачак концертка килергә була.
15.00 – 16.00 – Мәдәният сарае үзешчәннәре чыгыш ясаячак.
16.00 -18.00 – шәһәр артистлары: Л. Михайлова, И.Галләмова, А. Мортазина җырлаячак.
18.00 -19.00 – Яр Чаллыдан “Мятные пряники” кавер-төркеме
19.00 -20.00 – Мәскәүдән “Интонация” төркеме
20.00-21.30 – Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев чыгышы.
- Лениногорск районында барлык сайлаучыларның саны – 58 798
- Шәһәрдә – 44 493
- Авыл җирлекләрендә – 14 305
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев