Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида бергә утырып эчү кеше үтерү белән тәмамланган

Лениногорск эчке эшләр бүлегенең дежур частенә шәһәрнең Ленин урамындагы йортларның берсендә яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итә.

Ул күршеләре арасындагы конфликт килеп чыгуы турында хәбәр итә. Вакыйга урынына хокук саклау хезмәткәрләре юнәлә.

Оператив тикшерү барышында 1988 елгы ир-атның элеккеге хатынына шалтыратып, спиртлы эчемлекләр һәм кабымлык соравы билгеле була. Хатын риза була, әмма үзе генә түгел, ә яңа ире белән бергә киләчәген хәбәр итә.

Бергә утырып эчкәч, элеккеге ир белән яңа ир арасында бәхәс куба. Конфликт нәтиҗәсендә фатир хуҗасы пычак белән теге иргә кадый. Зыян күрүче алган яралардан шунда ук җан бирә.

1988 елгы ир-атны полиция хезмәткәрләре кулга ала. “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Гаепле затка сак астына алу рәвешендә чик кую чарасы сайланган.


Чыганак: https://16.xn--b1aew.xn--p1ai/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев