Лениногорскида бокс буенча беренче ачык республика балалар-яшүсмерләр турниры узды
Ярышлар 2 нче социаль-педагогик комплексның 25 еллыгына багышланды.
Чара «Юность» спорт комплексы базасында «Лениногорскнефть» идарәсе, СПК-2 гамәлгә куючысы ярдәмендә үтте.
Рингта җиңү өчен 16 пардан торган 32 спортчы көрәште. Катнашучыларны «Татнефть» компаниясенең директорлар советы әгъзасы Рафаил Нурмөхәммәтов һәм Лениногорск районы буенча ЦССП ЦОБ җитәкчесе урынбасары Ирек Ханипов сәламләде.
“Турнирны без Рафаил Сәет улы Нурмөхәммәтов инициативасы буенча төзелгән СПК-2нең 25 еллыгы уңаеннан уздырабыз. “Татнефть” социаль юнәлешле проектларга актив ярдәм итә. Безнең компания һәрвакыт хезмәттәшлеккә ачык. Аерым алганда, без яшьләргә Лениногорскида гына түгел, бөтен Татарстанда, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә спортны үстерергә ярдәм итәбез. Егетләргә көчле булуларын телим: физик яктан да, рухи яктан да”, - диде Ирек Гыймазетдин улы.
Аннары рингта ярышлар башланып китте. Лениногорскиның «Шифа» бокс клубында тәрбияләнүче Даян Мөхәммәдиев ышанычлы җиңү яулады, ул Җәлил бистәсеннән килгән көндәшен җиңде.
“Мин өч ел бокс белән шөгыльләнәм. Көн саен күнегүләр ясыйм, шуңа күрә җиңә алдым. Бокс спортына кызыксынуны әтием Нәфис Тәлгатович уятты, ул минем тренер да”, - дип тәэсирләре белән уртаклашты яшь спортчы.
Үз үлчәү категорияләрендә җиңү өчен Әлмәт, Баулы, Җәлил һәм республиканың башка шәһәрләреннән спортчылар көрәште. Барлык катнашучылар да югары дәрәҗәдә әзерлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр.
Евдоким Иванов өчен җан атарга аның бабасы һәм әтисе — нефть сервисы компаниясе хезмәткәре килгән. Яшь боксчы инде 26 көрәш уздырган, шуларның 18ендә җиңү яулаган. «Минем көндәшем көчле Җәлил спортчысы иде, шулай да мин аны җиңә алдым. Бу җиңүне мин әти-әниемә багышлыйм. Нәкъ менә әти мине бокска алып килде. Хәзер ул, әни һәм бабай минем нәтиҗәләрне игътибар белән күзәтәләр. Мин аларга бик рәхмәтле", - дип уртаклашты Евдоким.
Бүгенге яшь боксчыларга үрнәк алырлыклар бар. Шуларның берсе – Тимур Абдуллин, Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңүче. Ул инде сигез ел бокс белән шөгыльләнә, ә бу турнирга иптәшләре өчен җан атарга һәм «Шифа» клубы командасына ярдәм итәргә килгән. “Безнең клуб – ул минем икенче гаиләм. Без һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәбез Үз вакытында егетләр минем өчен җан атарга киләләр иде, ә хәзер минем чират”, - дип сөйләде Тимур.
«Шифа» бокс клубының өлкән тренеры һәм Татарстан яшүсмерләр җыелма командасының өлкән тренеры Нәфис Мөхәммәдиев үз шәкертләре нәтиҗәләреннән канәгать калган: “Бокс – спортчыларның үзләре өчен дә, остазлар өчен дә иң эмоциональ спорт төрләренең берсе. Безнең клуб республика беренчелекләрендә үзләрен яхшы күрсәтүче иң көчле тәрбияләнүчеләрне тәкъдим итте. Аларның күбесе Татарстан җыелма командасы составына керә. Бүген алар яңадан үзләренең осталыкларын исбатладылар”, - ди ул.
СПК кубогына беренче ачык турнир Лениногорскида югары оештыру дәрәҗәсендә узды һәм барлык катнашучыларда яхшы тәэсирләр калдырды. Рингта - триумф шатлыгы да, җиңелү ачысы да бар иде. Алда әле яшь боксчыларны тәҗрибәлерәк көндәшләр һәм зур ярышлар көтә.
Сергей Трусов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев