Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида бокс турниры булачак

Лениногорскида бокс буенча турнир үтәчәк. Ул өч Россия Герое - лейтенант Дамир Исламов, ефрейтор Дамир Гыйлемханов һәм рядовой Иван Цевун истәлегенә багышлана.


Әлеге егетләр 2022 елның 7 мартында махсус хәрби операция зонасында һәлак булды.

Бокс турниры 10 нчы сентябрьдә, көндезге сәгать 10 башланачак, “Яшьлек” спорткомплексында узачак.

Турнир программасына бокстан тыш та спорт төрләре буенча ярышлар кертелгән. Мәскәүдән киләчәк TURBO SHOW командасы велошоу күрсәтергә әзерләнә.  Лениногорск җыелма командасы һәм спорт мастерлары җыелма командасы арасында футбол матчы узачак.

Ярышларны оештыручы, бокс буенча тренер Альберт Сафин сүзләренчә, 25 боксчы килүе көтелә. Бүгенге көндә Казан, Чаллы, Әлмәт һәм республиканың көньяк-көнчыгышындагы башка шәһәрләренең  боксчылары белән сөйләшүләр бара.

Ә 9 нчы  сентябрьдә «Яшьлек» стадионында, лениногорскилылар Зәйдән килгән  футбол командасы белән Республика Беренчелегенә очрашу үткәрәчәк. 10 нчы сентябрьдә безнең команда тагын бер команда белән уйнаячак.

Узган ел Лениногорскида  Дамир Исламов истәлегенә беренче бокс турниры үткәрелгән иде.

фото: архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев