Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин Парламент дәресе үткәрде

Лениногорскида Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин катнашында, шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәнов белән өлкән сыйныф укучылары арасында «Без - Россия гражданнары» исемле Парламент дәресе үтте.

Дәрес 3 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары белән үткәрелгән. 

"Ватанны ярату, аның тарихы белән кызыксыну, нинди вакыйгалар булганын белү бик мөһим. Җәмгыятьтә үз урыныгызны табыгыз. Ватанга файда китерү өчен яхшы укырга, кирәкле һөнәр алырга омтылыгыз», - дип теләгән Ринат Шәфигуллин.

Депутатлар балаларны спорт белән шөгыльләнергә өндәгән, чөнки шәһәребездә спорт белін шөгыльләнер өчен территорияләр,  спорт корылмалары шактый.

2023 елның 1-18 февраль аралыгында Парламент дәресләре Татарстанның барлык мәктәпләрендә узачак.

Фото: "Лениногорск-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев