Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида эш урыннары ярминкәсендә 10 кеше эшкә юллама алды

Лениногорск Мәшгульлек үзәге Инвалидлар декадасы уңаеннан эш эзләүче гражданнар өчен, шулай ук инвалидлыкка ия булган гражданнарга эш урыннары ярминкәсе уздырды.

 

Шәһәрнең предприятие-оешмалары катнашты.

Эш эзләүчеләргә төрле вакансияләр тәкъдим ителде. Табиб, инженер, өстәмә белем бирү педагогы, социаль педагог, буфетчы, санитар, машина йөртүче, сыр-май ясаучы, слесарь-ремонтчы, кухня эшчесе, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, терлекче һәм башка һөнәрләр буенча вакансияләр бар иде.

Эш урыннары ярминкәсенә 59 кеше килде, (шуның 16сы – физик мөмкинлеге чиклеләр). 33 – хатын-кыз, 14 – яшьләр. Килүчеләр вакансияләр турында кирәкле мәгълүматны мәшгульлек үзәге белгечләре биргән консультацияләрдән алдылар.

10 кеше эшкә юллама алып китте. Әңгәмә барышында эш бирүчеләр ярминкәдә катнашучыларны эш шартлары, таләпләр белән таныштырдылар, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

 

http://leninogorsktrud.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев