Лениногорскида этнографик диктант язу мәйданчыклары билгеле
3-8 ноябрьдә җиденче мәртәбә «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе узачак.
Диктант Халыклар бердәмлеге көне алдыннан онлайн һәм офлайн форматта үткәрелә. Зур этнографик диктант оештыручысы - милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татарстан Халыклары дуслыгы йорты».
Лениногорскида диктант язу 3 ноябрьдә узачак.
Мәйданчыклар:
Үзәк китапханә - Шашин ур., 41нче йорт, 10:00да башлана
Мәдәният сарае - Ленинград ур., 28а йорт, 14:00тә башлана
8нче мәктәп - Шашин урамы, 55нче йорт, 10.00 сәгатьтә башлана.
Сорауларга онлайн форматта 3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр рәсми сайтта җавап бирергә мөмкин: https://miretno.ru
Биремнәргә дөрес җаваплар 11 ноябрьгә кадәр сайтта булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев