Лениногорскида Габдулла Тукай исемендәге ХV нәфис сүз бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләре билгеләнде
Нәфис сүз осталары
9 октябрьдә Лениногорск шәһәренең Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә Габдулла Тукай исемендәге ХV махсус нәфис сүз бәйгесенең муниципаль этабы үтте.
Ул ТР Рәисе хозурындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче милләтләрнең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Мәдәният министрлыгы, Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе тарафыннан оештырылды.
Шигырь сөйләүчеләрне жюри бәяләп, билгеләп барды. Жюри составында Лениногорскиның Ш.Бикчурин исемендәге "Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, шагыйрь Таһир Шәмсуров, китапханәчеләр һәм Казан шәһәре Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсенең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина булды.
Конкурс бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды. Шигъри ярыш шәһәр һәм район мәктәпләреннән әдәбиятны яраткан, нәфис сүз сәнгатен аңлаган 29 укучыны берләштерде. Алар өч категориядә көч сынаштылар (1-4, 5-8 һәм 9-11 сыйныфлар).
Сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесендә катнашучылар әдәби әсәрләрнең тирәнлеген һәм матурлыгын күңелләре аша үткәреп, тыңлаучыга җиткерә алдылар. Бәйге йомгаклары буенча төрле яшьтәге балалар арасыннан иң талантлы 3 укучы җиңүче дип табылды.
Алар арасында Иске Иштирәк мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Фәтхетдинова Диләрә, 11 гимназиянең 5 сыйныф укучысы Гатин Ислам һәм Тимәш мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Вафина Диана.
Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук бәйгедә катнашучы һәр укучы дипломга ия булды.
Ә җиңүчеләр исә киләсе елның апрель аенда Казан шәһәрендә узачак республикакүләм бәйгедә Лениногорск районы данын яклаячаклар.
фотолар: Ләйсән Шәмсуарова- Рахмановадан












Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев