Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида гадәттән тыш хәллләр комиссиясендә районда бруцеллез авыруын профилактикалау турында сөйләштеләр

Күптән түгел безнең районда кош гриппы ачыкланып, кош-корт тотучыларны хафага төшерсә, Татарстанда икенче авыру – терлекләр арасында очрый торган иң начар инфекцияле чирләрнең берсе – бруцеллез авыруы килеп чыкты.

Бруцеллез – тагын да хәтәррәк, чөнки кешеләр өчен дә куркыныч тудыра, ди Лениногорск дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Рашат Әхмәтов.

"Әтнә районында “Тукай” хуҗалыгында 600 баштан артык сыерда әлеге чир табылган. Шул сәбәпле хуҗалыкның 5 мең баштан артык маллары юк ителәчәк. Әтнә җирлегендә карантин игълан ителде”, - ди ул.

Бу авыруның терлекләр һәм кеше өчен зур куркыныч булуы сәбәпле, Лениногорскида район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы узды.

Фермер хуҗалыклары, авыл җирлекләре башлыкларына, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә районның баш ветеринар табибы  Рашат Әхмәтов авыруның барлыкка килү сәбәбен, симптомнарын, профилактика чараларын аңлатты.

Иң мөһиме – районга һәм терлекчелек алып барыла торган хуҗалыклар территориясенә бруцеллез авыруы кертелмәсен.

Хуҗалыкларга ябык типтагы режимга күчәргә һәм терлекчелек фермаларына чит кешеләрне китерергә түгел, диелде.

Терлекчелек биналарын даими рәвештә дезинфекцияләү алып барырга.  Терлекләрне район территориясенә кертүне һәм чыгаруны дәүләт ветеринария хезмәте белән сөйләшеп, хәбәр итеп эшләргә кирәк.

 

Язманы тулырак "Заман сулышы" газетында, 1 декабрь санында укый аласыз.

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев