Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Гаилә» илкүләм проекты буенча авыл җирендә яшәүче өлкәннәрнең сәламәтлеге буенча эш бара

Өлкән буынга - игътибар

Лениногорск районында «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмасына медицина тикшеренүе узарга алып баралар.

Бу чара  «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан район хастаханәсе һәм медицина-санитария өлеше белән берлектә башкарыла.

Бу аз хәрәкәтләнүче гражданнарның тормышын җиңеләйтә, үз сәламәтлекләрен уңайлы күзәтеп торырга мөмкинлек бирә. Өлкәннәр диспансеризация, флюорография, маммография узарга, вакцина алырга мөмкин . Район хастаханәсенә китерелгән өлкән яшьтәге гражданнарны табиб-терапевтлар һәм тар белгечләр кабул итә.

Ведомствоара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә узган елның декабрендә  65 яшьтән өлкәнрәк 1 022 граждан катнашкан. Авыруларны ачыклау һәм кисәтү буенча нәтиҗәле эш дәвам итә.

«Гаилә» илкүләм проекты 2025 елның 1 гыйнварында эшли башлады һәм 2030 ел ахырына кадәр исәпләнгән.

Проектның төп максаты – күпбалалы гаиләләр санын арттыру (2030 елга карата 15% ка үсеш планлаштырыла) һәм традицион кыйммәтләрне ныгыту.

«Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 6 ел дәвамында 18 трлн сум тирәсе акча җибәрү планлаштырыла. Проект биш федераль проектны үз эченә ала:

    «Гаиләгә ярдәм» - Ана капиталы һәм бердәм пособие түләүне үз эченә ала.
    «Күпбалалы гаилә» - ипотека һәм салым ташламаларын каплауга 450 мең сум түләү программасын саклап калу.
    «Ана һәм балачакны саклау» - хатын-кызлар консультацияләрен, перинаталь үзәкләрне һәм балалар хастаханәләрен төзү һәм ремонтлау.
    «Өлкән буын» - өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын үстерү.
    «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» - мәдәни һәм агарту программалары.

фото: Исток-Башлангыч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев