Лениногорскида гаилә корырга ниятләгән яшь парлар республика гранты алырга мөмкин
Татарстанда өйләнешергә теләүчеләр өчен бәйге башланды.
Аның шартлары нигзендә, яшьләр хыялларында йөрткән туйны үткәрә алсын өчен 100 мең сумлык 80 грант билгеләнгән. Әлеге акчаны тантаналы чарага, бизәлешкә, артистларга, музыкага, киемнәргә һәм чын бәйрәм атмосферасы булдыру өчен тотарга булачак. Бу тормыш юлларының башында ук бергә булырга теләүчеләргә Татарстан Республикасы ярдәме.
Грант бәйгесендә катнашу өчен «ТР Хезмәтләре 2.0» кушымтасы аша гариза бирергә була.Татарстанда кимендә өч ел яшәүче, ЗАГСка гариза биргән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге парлар катнаша ала. Тулы мәгълүматны https://vk.com/wall-211620994_617 сылтамасы буенча укыгыз.
Фото «Заман сулышы»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев