Лениногорскида гаиләләр арасында бадминтон ярышы узды
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида гаиләләр арасында бадминтон ярышы узды

Лениногорскиның Б спорт залында бадминтон буенча гаиләләр арасында ярыш узды.

Ярышта барлыгы 14 гаилә катнашты. Гаилә командалары А һәм Б дивизиясенә бүленгән иде. 

А дивизиясендә 1нче урынны Минәхмәтовлар, 2нче урынны Кабалиннар, 3нче урынны Дьячковлар белән Гәрәевлар гаиләсе яулады. 

Б дивизиясендә 1нче урынга Костенко-Гәрәевлар гаиләсе, 2нче урынга Михайловлар, 3нче урынга Зиннәтуллиннар гаиләсе лаек булды. 

Катнашучыларның барысына да бүләкләр тапшырылды.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск мэриясенең ВКонтакте челтәреннән


Нет комментариев