Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Агадуллин урамында янгын булды

Үткән ялларда Лениногорскида өч янгын булган. Аларның берсе Агадуллин урамындагы 15 нче йортта.

Йорт кирпечтән, өч катлы. Янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, төтен балкон ягыннан чыккан. Янгын чыккан фатир хуҗасы барысын да кисәткән һәм өйдән чыгуларын сораган. Янгын сүндерүчеләр янгынны тиз арада сүндергән.

"Янгынның сәбәбе - электр җиһазларын дөрес ялгамауда", - дип хәбәр итә 66 нчы янгын сүндерү частенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге начальнигы Дамир Вилданов.

Фото: вакыйганың шаһиты тарафыннан төшерелеп җибәрелгән.

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев