Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Ярдәм янәшә» хәрәкәте үз эшен яңадан башлады

Татарстанда «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» төбәк иҗтимагый хәрәкәте үз эшен яңадан башлый. Лениногорскида да әлеге хәрәкәтнең пунктында гуманитар ярдәм җыю оештырылган.


"Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" хәрәкәте кысаларында Лениногорскида гуманитар ярдәм җыю пункты  Куйбышев урамы, 21нче йорт ("Бердәм Россия" офисы) адресы буенча ачылды.

Пункт 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр эшли. Әгәр гуманитар ярдәм күрсәтергә телисез икән, белешмәләр өчен телефон: 8 (85595) 5-16-11.

Хәтерләсәгез, коронавирус пандемиясе вакытында хәрәкәт республика халкына шактый ярдәм күрсәтте. Хәзер исә волонтерлар мобилизацияләнгән гражданнар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү өчен янә берләшергә кирәклеген аңлап, эшне башлаганнар. “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” хәрәкәтенең Татарстандагы кайнар линиясе номеры: 8 (800) 350-02-16. Ул көн саен 9.00-19.00 сәгатьләрдә эшли.

Хәрәкәт кысаларында өлешчә мобилизацияләүгә чакырылган хәрби хезмәткәрләр өчен кирәкле товарлар исемлеге буенча гуманитар ярдәм җыю оештырыла. Лениногорскида бу эш шулай ук башланды.

“Бердәм Россия” партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсенең башкарма секретаре Игорь Храмов әйтүенчә, хәрби операция башлануга битараф булмаган лениногорскилылар төрле әйберләрне пунктка китерә башлаганнар.

"Мобилизация башлану белән безгә шәһәр һәм район халкы ярдәм күрсәтү тәкъдиме белән бик күп шалтырата башладылар. Ярдәм җыю пункты һәркем өчен ачык. «Бердәм Россия» базасында оештырылган ярдәм, кирәк булганда, бүлү үзәкләренә китереләчәк”, - ди Игорь Храмов.

Кирәкле товарлар исемлегенә азык-төлек продуктлары, гигиена чаралары, медикаментлар, термокиемнәр, кием-салым һ. б. керә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев