Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида ярминкә: Шөгердән гөмбәләр, Иске Куактан бәрәңге, Карабаштан кәбестә

Лениногорск үзәк мәйданында узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә азык-төлек продукциясе төрле иде.

 

Ярминкәдә кәбестә, бәрәңге ише яшелчәләрне күп итеп алдылар. Кәбестә 20 сум иде. Кәбестәне төрле җирләрдән алып килгәннәр. Халык аеруча Карабашныкын алды. 

Бу ярминкәдә халык  балык продукциясен дә яратып алды. Эре, свежий балыклар яныннан беркем дә узып китә алмады. Диңгез, елга балыклары сату бар иде. Районда форель үрчетүче хуҗалык зур мичкәдән балыкларны тотып, шунда сатуга тәкъдим итә.

Шөгердән свежий гөмбәләр алып килгән. Килограммы 200 сумнан булган шампиньон гөмбәләрен дә яратып алдылар.

Бәрәңге 15-18 сум торды. Сыер итенең 1 килограммы 430-450 сумнан сатылды. Сарык ите бераз кыйбатрак, 500 сумнан артыграк.

 

Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев