Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшь мотоциклчыны бәрдергәннәр

Лениногорскиның Ленинград һәм Куйбышев урамнары киселешендә мотоциклда (мопедта) барган яшь егетне бәрдергәннәр.

Бүген, 4 июнь көнне 15:00 сәгать тирәсендә шәһәрнең Ленинград һәм Куйбышев урамы киселеше янында, Дом быта кибете каршында «Део Нексия» машинасы, шаһитлар сүзләренчә, яшь егетне бәрдерә.

Бәрелешүдән соң, мотоциклчы җиргә егылып төшә. Ул исән, әмма аяк-куллары сынган дигән фаразлар бар. Ашыгыч медицина ярдәме бригадасы зыян күрүчене үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә алып китә.

Әлеге юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.

Фото: һәлакәт урынында булган шаһитлардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев