Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче 34 яшьлек ир-ат наркотик матдәләр белән бәйле закон бозуда гаепле дип табылды

Шартлы рәвештә хөкем ителү белән бергә аңа наркоманиядән дәвалану һәм реабилитацияләү курслары үтү бурычы да йөкләтелде.


Лениногорск суды РФ Җинаять Кодексы 228 нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче, элек хөкем ителгән С.ка карата җинаять эшен карады.

Эш материалларыннан күренгәнчә, 2022 елның 18 августында С.исерек хәлдә, үзенең йорты ишегалдындагы чүп үләне арасында берничә  төп кыргый мәк үсеп чыкканлыгын күреп алган. С. ның сүзләренә караганда, мәк очраклы рәвештә генә аның бакчасында пәйда булган. Гаепләнүче мәкне өенә җыеп кергән. Беразын  кәстрүлгә тутырып куйган, калганын кухня идәнендә калдырган. Әмма шул көнне үк хокук сагында торчылар наркотик матдәнең эзенә төшкән.

Суд утырышында хөкем ителүче гаебен тулысынча танып, кылган эшенә үкенечен белдергән. Әмма РФ Конституциясенең 51 маддәсеннән файдаланып, үз-үзенә каршы күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан.

Суд  С.ны 2 еллык сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итте.  

Хөкем карары законлы көченә кермәгән һәм апелляция тәртибендә ТР Югары судына шикаять бирелергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев