Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче ир кешене үзе ярдәм иткән карак талаган

Җинаять эше кузгатылган


Ир кешегә таныш булмаган берәү, шалтырату өчен кесә телефонын сорап мөрәҗәгать иткән. Ярдәмчел ир-ат телефонын чыгарып салуга, карак алдын-артын күрми йөгереп качып киткән.

Каракның корбаны булучы 40 яшьлек лениногорскилы полициягә шалтыраткан.  Әлеге хәл булган урынга килеп җиткән  росгвардиячеләр Шашин урамындагы бер йортның подьездына, кулына тоткан  смартфонны әйләндергәләп карый-карый кереп баручы яшь кешегә игътибар иткәннәр. Ул зыян күрүче сурәтләп күрсәткән каракка бик ошаган булган.

Росгвардичеләр егетне тоткарлап полиция хезмәткәрләренә тапшырган. Соңрак ярдәмчел лениногорскилы үзен талаучыны таныган. 33 яшьлек каракка карата җинаять эше кузгатылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X