Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче Камәрия Насретдинованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Лениногорскида яшәүче Камәрия Насретдинованы 95 яшьлек юбилее белән котларга шәһәр мэриясе вәкилләре килде.

Тумышы белән Камәрия Насретдинова Чүпрәле районының Иске Чукалы авылыннан. Ул да башка хатын-кызлар кебек үк зур һәм авыр тормыш юлы узган. 95 яшендә булса да, шундый ук ачык күңелле, аек акыллы һәм тормыш сөючәнлеген саклап калган апа ул. Үзенең тормыш юлын әле дә хәтерли икән.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова юбилее белән котлады.

Аңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләде һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәеновның чәчәк бәйләме белән истәлекле бүләген тапшырды.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск мэриясенең ВКонтакте челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев