Лениногорскида яшәүче пенсионер мошенникларга бер миллионга якын акча күчергән
Зыян күрүче 65 яшьлек ир-атка мошенниклар бер атна дәвамында шалтыратып торган.
Алар үзләрен ФСБ, Үзәк Банк һәм дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәрләре дип таныштырганнар.. Башта пенсияләрне һәм социаль түләүләрне яңадан исәпләү сылтавы белән алар пенсионерның ышанычына кереп киткәннәр. Аннары корбаннарына аның дәүләт хезмәтләрендә шәхси кабинетын вату һәм аның сәбендәге акчаларны дошман армиясе ихтыяҗларына күчерү куркынычы турында хәбәр иткәннәр.
Шуңа өстәп бер банкның район бүлекчәсендә террорчыларны тоткарлау операциясе булачагын, ир-атның бу эштә ярдәм күрсәтә алачагын аңлатканнар. Моның өчен ул үз исәбендә булган бөтен акчаны алып, алар артыннан өенә килгән курьерга тапшырырга тиеш булган. Бик зур сумма алганда банк хезмәткәрләрендә шик уятмас өчен, ир- атка акчаларны хатынына сюрприз ясау – машина бүләк итү өчен кирәк дип әйтергә кушканнар.
Мошенникларның барлык күрсәтмәләрен үтәп, лениногорскилы 1 514 000 сум акчасын килгән курьерга тапшырган, курьер алдан килешенгән код сүзен әйткән. Икенче көнне аферистлар пенсионерның тагын акчалары калганмы-юкмы икәнен ачыклау өчен шалтыраталар, ә аннары социаль челтәрдәге язышуны юкка чыгарырга кушканнар.
Ир-ат язуларны бетергән, шуның белән мошенниклардан да җилләр искән. Эчке эшләр бүлегендә зыян күрүче массакүләм мәгълүмат чараларыннан мошенниклар схемалары турында даими укып, ишетеп торуын әйткән, ләкин үзен алдаганнарын курьер килгәннән соң өч көн узгач кына аңлаган.
Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаятьчеләр шалтыраткан номерлар Мәскәүдә, Алтай краенда һәм Калининград өлкәсендә теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев