Лениногорскида яшәүче пенсионер ханымны мошенниклар домофон куябыз дип, 440 меңгә алдаганнар
Лениногорскида пенсионер ханымны мошенниклар яңа домофон куябыз дип алдаган. Угрылар өлкән яшьтәге хатын-кызның 440 мең сум акчасына хуҗа булган.
Пенсионер ханымның эчке эшләр бүлегендә сөйләвенчә, аңа үзен домофон җиһазларын модернизацияләүче фирма вәкиле дип таныштырган билгесез кеше шалтыраткан.
Ул: «Сезгә ашыгыч рәвештә домофоныгызны алыштырырга кирәк» дигән һәм яңа домофонның ни дәрәҗәдә яхшы, куркынычсызлыкны тәэмин итүдә искиткеч кулай булуы турында матур итеп сөйләп, 71 яшьлек ханымның ышанычын яулаган.
Шалтыратучы хатын-кызның кулында ничә магнит ачкычы булуын белешкән, аннан яңа «акыллы» домофонның дөрес эшләвен тәэмин итү өчен, яңа ачкычлар ясатырга кирәген әйткән.
Пенсионер ханым домофончы белән сөйләшеп бетерергә дә өлгермәгән, аңа үзен федераль куркынычсызлык хезмәте вәкиле дип таныштырган кеше шалтыраткан. Ул ханымны кемдер аның исеменнән террорчыларга акча күчерергә маташуы турында әйтеп, куркуга салган. Өлкән яшьтәге хатын, домофон куюны онытып, җинаятьчеләрнең барлык таләпләрен тыңлаучанлык белән үтәгән һәм үзенең 440 000 сум акчасын шалтыратучы әйткән исәпләргә күчергән. Бераздан ул үзенең алдануын аңлап, эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе 2 нче өлешендә каралган “мошенниклык” билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Мошенникларның угрылык схемасы гадәтенчә шулай башлана, башта домофон, СНИЛС алыштыру яисә шуңа охшашлы тагын нәрсә дә булса уйлап чыгаралар. Аннан сүзгә “федераль хезмәт” вәкиле, йә булмаса “банктан изгелек теләүче” килеп кушыла. Алар корбаннарының башын көтелмәгән хәбәрләр белән бутыйлар.
Лениногорск эчке эшләр хезмәте тагын бер кат искәртә: уяу булыгыз, таныш булмаган кешеләр белән телефоннан сөйләшмәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев