Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче тагын бер ханым мошенникларның хәйләле ятьмәсенә эләккән

Үзенә шалтыраткан билгесез кешеләрнең сүзенә ышанып, ул үзенең смартфонына алар әйткән кушымтаны урнаштырган.

 

Берничә минутта аның картасындагы акчалары  юкка чыккан.

Үзенең мошенниклардан алдануын  аңлап алгач, 66 яшьлек ханым Лениногорск эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

Зыян күрүче ханымның телефонына  билгеле бер банкның логотибы белән шалтырату килгән. Шалтыратучы үзен банкның иминлек хезмәте хезмәткәре дип таныштырган.  Хатын-кызның картасыннан  билгесез  затларның акча алырга  җыенуларын хәбәр иткән. Акчаларын саклап калырга булышу  сылтавы белән,  ханымның  телефонына яңа кушымта урнаштырырга күндергән.

Соңрак ачыкланганча, бу читтән торып онлайн-банкка керү өчен программа тәэминаты булып чыккан.  Әлеге  прграмма аферистларга зыян күрүченең  телефонына тоташырга мөмкинлек биргән. Мошенниклар ханымның телефонындагы онлайн-банк аша аның 100 мең сумнан артык акчасын  урлаганнар.   

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, зыян күрүченең сүзләренә караганда, ул мондый мошенниклык фактлары турында белгән. Әмма үзе белән шундый  хәл килеп чыгасына  ышанмаган. Мошенникларның  ипле һәм ышанычлы сөйләшүләреннән, аларны  танып бетерә алмаган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев