Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче ветераннарны район башлыгы өйләренә барып котлады

Бөек Җиңү көне алдыннан шәһәр һәм районда яшәүче ветераннар, тыл хезмәтчәннәре кунаклар кабул итә.


Шушы көннәрдә район башлыгы  һәм 6нчы, 7нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре белән берлектә ветераннар өендә булдылар, аларга бүләкләр тапшырып, хәлләрен белештеләр. Шулай ук 5нче мәктәпнең 4 “Б” сыйныфы укучылары шигырьләр әзерләгән иде.

Беренче булып ветеран Габдрахман Зиятдинович Биктаһиров гаиләсенә юл тоттылар. Габдрахман  агай  1944 елда, 17 яшендә армиягә алынган, Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул хәрби хезмәттә 7 ел була, Япониядә, Мәскәүдә, Еоак Көнчыгышта хезмәт итә. Аның хатыны – Нәзирә Зиятдиновна – тыл хезмәтчәне. Алар сугыштан соң өйләнешкәннәр һәм Свердловск өлкәсендә яшәгәннәр. 1956 елда ЛЕниногорскига күчеп киләләр.

Габдрахман Зиятдинович – нефтьче-бораулаучы булып эшләгән. Ә Нәзирә апа җыештыручы, хастаханәдә  һәм кичке мәктәптә склад мөдире булган.  Габдрахман агайга 96 яшь. Тормыш иптәше белән 70 елдан артык бергә гомер итәләр. Ике ул тәрбияләп үстергәннәр. 

Район башлыгы Биктаһировлар гаиләсен тәбрикләде, Татарстан Рәисе тарафыннан бирелгән бүләкне тапшырды.

Аннан Ленинград блокадасын кичергән Радия Ахуновна Гәрәеваны котладылар, аңа да бүләк тапшырдылар. “Сугыш башланганда, миңа бары тик 5 кенә яшь иде. Ләкин ул чакта күргәннәрне, ул вакыттагы кичерешләрне мәңге онытасым юк. Әтиемне сугыш башлану белән фронтка алдылар. Озак та тормый, 1941 елның сентябрендә, аның Белоруссия җирендәге бәрелешләрдә һәлак булуы турында «кара» хәбәр килде. Без өчәү: әни, мин һәм ике яшьлек сеңелем яклаучысыз калдык”, - дип искә ала Радия апа Гәрәева.

Сугыш елларында таң беленү белән, көрәк тотып, әни окоп казырга китә, ә без сеңелем белән бер-беребезгә сыенышып, көнозын өйдә утырабыз. Һава тревогасы ишетү белән күршеләр үзләре белән бомбадан качу урынына алып китәләр иде. Әни дөм караңгыда гына кайта. Сеңелем белән миңа 150 грамм, үзенә 250 грамм ипи кисәге һәм бераз су алып кайта иде”, - ди ул.

Ветераннар шулай үткәннәрне искә алды, Рәгать Хөсәенов аларның көн-күреше белән танышты.

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2192138.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев