Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Яшьлек» паркында яңа объекттан быел кулланып булачак

Хәзерге вакытта Лениногорскида «Яшьлек» паркын тулысынча үзгәртеп кору бара. Әлегә беренче этап эшләрендә ниләр башкарылган, алдагы этаплардан ни көтәргә?

Бу хакта архитекторлар төркеме лениногорскилылар белән фикер алышты.

«Яшьлек» паркы 2015 елда шәһәр юбилеена бүләк буларак ясалган иде. Узган елда исә Лениногорск Татарстанның 5 шәһәре белән берлектә кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр арасында уздырылган бөтенроссия конкурсында катнашып, җиңү яулады. Ул чакта Менделеев урамы буенча буалар каскады проекты тәкъдим ителгән иде, конкурста җиңгәнлектән быел май аенда паркта эшләр башланып китте.

Эшләр архитекторлар концепциясе буенча алып барыла. Күптән түгел Казаннан килгән Heads Group архитектура бюросы архитекторлары һәм шәһәр Башкарма комитеты белгечләре парк янында халык белән очрашып, төзелешнең этаплары турында сөйләделәр.

Казаннан килгән Heads Group архитектура бюросы җитәкчесе Владислав Куликовский әйтүенчә, хәзерге вакытта паркның «Спорт кластеры» өлеше ясала. «Әлеге парк яшьләр өчен экстрим зона булып тора. Парк яңартылган рәвештә экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнү урыны булып торачак. Хәзер парк төзелешенең беренче этабы бара. Объектның беренче чиратында памп-трекның зурысы эшләнде, кечкенәсе башланачак», — ди Владислав Куликовский.

Памп-трек — велосипедлар белән йөрер өчен махсус трасса, ул тигез түгел, түмгәкле, авыш урыннар белән ясалган. Әлеге трассаны малайлар сынап та караган. Алар самокатлар белән кайтып баралар иде. «Монда трасса бик яхшы. Самокат белән, велосипед белән йөрер өчен искиткеч әйбәт. Безнең шәһәрдә дә „крутой“ урын барлыкка килде», — ди алар.

Максим исемле малай Мурманскидан безнең шәһәргә әбисенә кунакка кайткан. Ул мондагы трассаның дәрәҗәсен үзләренеке белән чагыштырган һәм безнең шәһәрдәгене мактап алды.

Яшүсмерләр архитекторларга үзләренең фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Алар фикеренчә, трассада йөргәннән соң, утырып, бераз ял итәр өчен урыннар кирәк.

Архитекторлар әйтүенчә, беренче этапта яктылык, сәхнә ясалачак. Бу паркта чишмә дә бар бит әле. Әлегә моннан су алып булмый. “Чишмәне үзгәртеп кору эше башланды, киләчәктә ул урынында калачак. Касә формасында бетоннан ясалачак”, - дип аңлаттылар.

Паркта икенче этапта – 2024 елда бетоннан скейт-парк ясарга ниятлиләр. Өсте ябулы утыру урыннары, амфитеатрны ясап бетерү, спорт тренажерлары кую – шулай ук икенче чиратта. Төзелешнең өченче чираты да булачак: анысында медсанчасть күле тирәсен төзекләндерү күздә тотыла.

Тулырак "Заман сулышы" газетында 18 август санында.

Автор фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев