Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида “Яшьлек” паркының икенче этабын төзекләндерү эшләре бара

Шәһәрнең Менделеев урамы буенча югары буалар каскады проекты буенча “Яшьлек” паркын төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Эшләр «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» федераль проекты буенча бара. Паркта эшләр этаплап башкарылачак, беренче этабы узган ел эшләнелсә, икенче этап быел башкарыла.

«Яшьлек» экстрим-паркы яңартылган рәвештә экстремаль спорт төрләрен үстерү урыны булып торачак.  Биредә спортчылар һәм яшьләр өчен мәйданчыклар булачак, актив ял өчен зоналар, мәдәни һәм спорт чаралары үткәрү өчен территорияләр урнашачак. Безнең кечкенә генә шәһәрдә шундый заманча парк булуы – уңай күренеш», - ди шәһәр төзелеше һәм архитектура бүлеге баш белгече Ольга Глухова.

Бүгенге көндә паркта җәяүлеләр өчен юллар ясала, скейт-парк төзелеше башланды һәм кафе төзү буенча да эшләр башкарыла. Шулай ук биредә чиста, саф сулы чишмә бар, аны да төзекләндерәчәкләр, дип аңлаттылар Башкарма комитетта.
Барлык эшләрне 1 сентябрьгә кадәр төгәлләргә уйлыйлар.

Паркта самокатларда йөрер өчен ике памп-трек төзелгән инде, брусчатка җәелгән. Шулай ук парк территориясендә урам утлары да ясалды.

«Яшьлек» паркы территориясендә яшәүче Роза ханым Галиева: “Хәзер парк тирәсе яп-якты булып тора. Баганаларга утлар куйдылар. Территориядә гел нәрсә дә булса эшләп торалар. Матур һәм уңайлы килеп чыгар, дип уйлыйбыз”, - ди.

Памп-трек исә балалардан бер дә бушап тормый. Җәй айларында бигрәк тә. Көндез, кичен самокатлар белән йөрергә, узышырга киләләр. “Монда кызык, дуслар белән киләбез. Беркөнне Бөгелмәдән дә килгәннәр иде малайлар. Алар да ошаттылар паркны”, - ди 11 яшьлек Артур Гамиров.

«Яшьлек» паркында актив ял итү өчен мөмкинлекләр булачак. Фике алышу вакытында лениногорскилылар архитекторларга парктагы территориянең төп өлеше - скейтборд, велосипед һәм самокат яратучылар өчен заманча экстрим – парк булдырырга теләүләрен әйткән иде.

 

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев