Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида ике аферист суд каршына басачак

Лениногорскида аферистларга 65 яшьлек ир-атны миллионнарча сумга алдарга ярдәм иткән ике Казан кешесен хөкем итәчәкләр.

Алар мошенниклыкта гаепләнәләр.

Хокук саклаучылар версиясе буенча, казанлылар әлегә ачыкланмаган җинаятьчеләр күрсәтмәсе буенча эш иткән.

Республика башкаласында яшәүче аферистлар корбаннарыннан акча алу өчен Лениногорскига килгәннәр. Моңа кадәр бу җинаятчел схеманы коручылар лениногорскилы  ир-атны үз исәбеннән чит дәүләт территориясенә акча күчерүендә ышандырганнар, бу гамәлләре өчен җинаять җаваплылыгына тарту белән янаганнар.

Нәтиҗәдә зыян күрүче казанлыларга алты миллион сумнан артык акча тапшырган. Ә алар акчаны  угрылыкны оештыручылар счетларына акча күчергән. Әлбәттә,үзләренә вәгъдә ителгән «хезмәт хакы» сыйфатында бер өлешен калдырганнар.

Соңрак республика башкаласында яшәүчеләр хокук сагында торучылар кулына эләккән. Алар янә Лениногорскига килеп чыкканнар һәм үзләре утырып килгән  килгән 2,7 миллион сумнан артык бәядәге автомобильдән колак какканнар, автомобиль кулга алынган һәм махсус стоянкага урнаштырылган. Хәзер сүз аны конфискацияләү турында бара. Ә мошенниклыкны оештыручылар ның эше аерым производство буенча каралачак.

Исламия Галимова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев