Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида ике айда наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 6 җинаять теркәлгән

Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле алты җинаять теркәлгән.

Аларның икесе - наркотик матдәләр белән сату итү, ә дүртесе - наркотик матдәләр сатып алып, үзеңдә саклау очраклары.

Мэриянең утырышлар залында район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә наркотикларга каршы комиссия утырышы узды. Утырышта сүз, 2023 нче ел һәм 2024 нче елның ике ае йомгаклары буенча, Лениногорск районы территориясендә наркотиклар һәм башка матдәләр әйләнешен контрольдә тоту өлкәсендә эшнең ничек барышы турында барды.

“2023 елда наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 77 җинаять теркәлгән иде. Аларның ачылышы 60,3% тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 4,5% ка югарырак. Наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрелә, автотранспорт чаралары тикшерелә. Шулай ук Лениногорск эчке эшләр бүлеге наркотикларга каршы берничә төрле акция үткәрде. Болар  «Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит», «Наркотикларсыз тормыш», 3 этаптан торган «Мәк-2023» акцияләре. Бүгенге көндә бездә  барлыгы 287 кеше исәптә тора. Аларга суд тарафыннан, административ җәза билгеләгәндә, наркотикларны медицинага карамаган сәбәпләрдән тыш кулланучылар буларак, диагностика үтү һәм дәвалану бурычы йөкләтелгән”,- диде  чыгышында наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Сергей Николаев.

Утырышта, шулай ук, яшьләр һәм балигъ булмаганнарны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, алар арасында  наркоманлык, алкоголизм һәм тәмәке тартуны профилактикалау турында  сүз барды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев