Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида илкүләм проект кысаларында аерым категория кешеләрен укыту эше оештырылган

Укыту өстәмә һөнәри белем бирүдә лидер булган федераль операторлар тарафыннан оештырыла.

Лениногорск Мәшгульлек үзәге хәбәр иткәнчә, 2025 елда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Гражданнарның аерым категорияләренә һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру чараларын гамәлгә ашыру турында нигезләмәне раслау хакында» карары нигезендә, «Кадрлар» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында гражданнарның аерым категорияләрен укыту эше оештырылган. 

«Кадрлар” илкүләм проекты – яңа һөнәргә түләүсез өйрәнергә яки үз квалификацияңне үстерергә мөмкинлек.

Укыту өстәмә һөнәри белем бирүдә лидер булган федераль операторлар тарафыннан оештырыла. Болар: Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе; Һөнәри белемне үстерү институты; Томск дәүләт университеты; Хезмәт институты. 

“Өстәмә һөнәри белем алганда программаларны үзләштерүгә урта һөнәри яки югары белемле гражданнар, шулай ук урта һөнәри яки югары белем алучы затлар кабул ителә. Укулар көндезге вакытта, кабинетларда  яки дистанцион форматта да булырга мөмкин. Укыту өчен 72, 144 һәм 256 сәгать дәвамлы белем бирү программалары тәкъдим ителә”, - дип сөйләде Лениногорск Мәшгульлек үзәге директоры Лилия Шаһиева.

2025 елда нинди категориядәге гражданнар укулар уза ала? 

  • - 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар, пенсия алды яшендәгеләр;
  • - бала карый торган һәм 3 яшькә җиткәнче бала карау буенча ялда булган гражданнар;
  • - хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган һәм 7 яшькә кадәрге мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хатын-кызлар;
  • - физик мөмкинлеге чиклеләр - инвалидлар;
  • - эш эзләү максатыннан мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать итүчеләр, шулай ук мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар. 
  • - 35 яшькә кадәрге яшьләр. Әгәр хәрби хезмәттән соң 4 ай һәм аннан күбрәк вакыт дәвамында эш белән мәшгуль булмасалар.  Урта һөнәри белеме, югары белеме булмаган гражданнар;
  • - 2022 елның 22 февраленнән ДНР, ЛНР һәм Украина территорияләрендә, 2022 елның 30 сентябреннән Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендә МХОда булган, хәрби хезмәттән азат ителгән хәрби хәрәкәтләр ветераннары;
  • - МХОда һәлак булган хәрби хәрәкәт ветераннарның гаилә әгъзалары, шулай ук хәрби хезмәттән азат ителгәч, вафат булганнарның гаилә әгъзалары. 

Лениногорск Мәшгульлек үзәгендә хәбәр итүләренчә, 2025 елда Лениногорск районы буенча «Россия эше» кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр «Мәгарифтә ясалма интеллект системалары белән эшләү буенча белгеч»; «Мәгълүматны яклау буенча белгеч. Шәхси белешмәләрнең мәгълүмати системаларында эшкәртелгәндә шәхси белешмәләрнең иминлеген тәэмин итү»; «Белешмәләр аналитигы»; «Химик анализ лаборанты»; «Инженер-тестировщик»; «Веб-эшләүче»; «Җәяүле туризм һәм трекинг буенча инструктор»; «Ясалма интеллект ярдәмендә белешмәләр аналитикасы» һәм башка укыту  программаларын сайлаганнар. 


Мөһим
 Граждан «Кадрлар» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проектын гамәлгә ашыру чорында бер мәртәбә   генә укыту чараларында катнаша ала.
“Демография” илкүләм проектының “Мәшгульлеккә ярдәм итү” федераль проектында катнашучылар 2025 елда уза торган укуларда катнаша алмыйлар.

 

фото: Мәшгульлек үзәгеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев