Лениногорскиның Ленинград урамында урнашкан интернет аша әйберләр кайтарту пунктының берсендә янгын чыккан, дип хәбәр итә «Типичный Лениногорск» төркеме.
Янгын турында янәшәдә торучы йортларның берсендә яшәүчеләр хәбәр итә.
Янгын сүндерү хезмәткәрләре янгынны тиз сүндерәләр, чөнки интернет аша әйберләр кайтарту пункты беренче катта урнашкан.
Янгынның сәбәпләре ачыклана.
Фото һәм мәгълүмат "Типичный Лениногорск" төркеменең ВКонтакте Шәхси төркеменнән алынды.
Нет комментариев