Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида ир-егет автомобиль алам дип, акчаларын мошенникларга күчергән

Лениногорск эчке эшләр бүлегенә 1988 елгы ир-егет гариза белән мөрәҗәгать итеп, үзен алдаулары турында хәбәр итә.

Шушы елның март аенда ул мессенджерларның берсендә машина сату турында белдерү күрә. Әлеге белдерү белән кызыксына башлый, сатучысы белән элемтәгә керә. Машинаны китерү турында сөйләшә һәм 1660 000 сум күләмендә аванс күчерә.

Бераз вакыттан соң теге “сатучы” 1900 000 сум сорый, янәсе коммерция җыемы өчен кирәк. Ир-егет бу акчаны күчерүдән баш тарта, шуннан соң сатучы Россиягә автомобильне алып керә алмавын, башка кешегә сатуын хәбәр итә.

Ә аванс буларак кертелгән акчаларны кайтармый. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 4 өлешендә каралган җинаять эше кузгатылган.

Лениногорск Эчке эшләр бүлеге кисәтә: Интернет челтәрендә килешүләр төзегәндә теләсә нинди ысуллар белән партнерларның ышанычлы булуын тикшерегез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев