Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида ишегалларын капиталь ремонтлау эшенең кызган чагы

Ишегаллары төзекләндерелә.

Лениногорскида ишегалларын капиталь ремонтлау эшенең кызган чагы. Бүгенгә җиде ишегалдында эшләр тәмамланган инде.

Лениногорск районында менә берничә елдан бирле ишегаллары төзекләндерелә. Эшләр “Безнең ишегалды” республика программасы нигезендә башкарыла. Программа 2020 елдан гамәлгә керде. Әлеге программага 2024 елга кадәр төзелгән, БТИ тарафыннан ишегалларының торышы бәяләнгән, балалар мәйданчыгы, спорт мәйданчыгы булмаган, тиешенчә яктыртылмаган ишегаллары керә.

“Безнең ишегалды” республика программасы ярдәмендә күпфатирлы йортларның ишегаллары матурланды, төзекләндерелде. Мондый йортларда яшәүчеләр өчен зур куаныч. Дүрт ел эчендә 140 ишегалды ремонтланды, шул исәпкә авыл җирлекләрендәге 32 ишегалды да кергән”, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков. 
Димәк, 45 мең лениногорскилыларның яши торган җирләренә уңайланган.

Быел Лениногорскида 18 ишегалдында уңайлыклар барлыкка киләчәк. Бүгенгесе көндә җидесендә эшләр тәмамланган, дүрт ишегалдында юлларны асфальтлауга әзерләгәннәр, ике ишегалдында монтажлау һәм демонтаж эшләре башкарыла. 

Яктылык баганалары урнаштыру, яктылыкны тиешенчә ясау график буенча башкарыла, бүгенгә 48 процентта эшләнгән. 
Капиталь ремонтка керә торган ишегаллары исемлеге БТИ белгечләре тарафыннан ишегалды территорияләренә инвентаризация үткәрелгәннән соң билгеләнгән. 

“Инвентаризация барышында ишегалларының торышы турында мәгълүматлар җыелды, заманча балалар һәм спорт мәйданчыкларының булмавы, яктырту һәм яшелләндерүнең җитәрлек булмавы кебек төп проблемалар теркәлде”, - ди Риваль Сытдиков.

Лениногорскиның Тукай урамы, 1нче йортында яшәүче Галия Кәримова әйтүенчә, ремонтны күптән көткәннәр. “Ниһаять, безнең ишегалдында эшләр башланды. Шунда яшәгәч, йорт ишегалдының төзек булуын, уңайлыклар күрәсе килә. Әле эш күләме зур, нәтиҗәсе турында әйтеп булмый”, - ди ул. 

Саннар
2020 елда 25 ишегалды төзекләндерелде, 2021 елда – 29, 2022 елда – 46, 2023 елда – 24, 2024 елда – 16. 
2020 елдан 2024 елга кадәр ишегалларында 836 яктылык баганасы, 978 эскәмия, 692 чүп савыты, 93 балалар уен мәйданчыклары,  31 спорт мәйданчыгы урнаштырылган. 

 

фотолар: Лениногорск мэриясенең матбугат хезмәте

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең ишегалды