Лениногорскида исерек шофер аркасында зур авария булган (+фотолар)
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида исерек шофер аркасында зур авария булган (+фотолар)

Шәһәрнең Ленинград урамы буенча урнашкан түбән сулык янындагы боҗрада җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

“Ауди” һәм “Рено” машиналары бәрелешкән. Кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк. Лениногорскиның ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, авариядә гаепле кеше - Ауди шоферы, ул исерек булган. Рено автомобилендә  куркынычсызлык мендәрләре эшләгән. 

Ауди автомобиленең шоферына юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф язылган, эш материаллары судка җибәрелгән.

Лениногорскиның ЮХИДИ идарәсе фотолары

 


Нет комментариев