Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида: иҗтимагый киңлекләр һәм йорт ишегаллары уңайлы булу кирәк

Лениногорскилылар «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты һәм «Безнең ишегалды» программасы нигезендә иҗтимагый киңлекләрне һәм ишегалларын яхшырту өчен тавыш бирә ала.

Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне һәм ишегалларын төзекләндерү өчен онлайн-тавыш бирү башланды. Узган елдагы кебек үк иҗтимагый территорияләрне сайлап алу өчен тавыш бирүне «Безнең ишегалды» республика программасының беренче чираттагы ишегалды территорияләре исемлеген билгеләү өчен тавыш бирү белән бергә үткәрергә булганнар. 

Киләсе – 2026 елда кайсы иҗтимагый киңлекләр беренче чиратта төзекләндереләчәк, ул нәкъ менә тавыш бирүчеләрнең активлыгыннан тора.

Тавыш бирү өчен, әлбәттә, беренче чиратта – интернет челтәренә тоташкан мобиль телефон кирәк.  Аннары gorodsreda.tatar.ru яки Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталына керергә һәм “Опросы жителей” дигән бүлектә тавыш бирергә.

Лениногорскида тавыш бирү өчен берничә объект чыга. Алар: 

“Малыш” паркы – Крупская, Ленинградская, Шашин, Кутузов урамнары белән чиктәш территория 

Менделеев урамындагы буалар каскады үсеше буенча спорт кластеры (бишенче чираты), 

Тукай урамындагы Ленин исемендәге мәйдан, 

Ленин исемендәге сквер (Моряков урамыннан Куйбышев урамына кадәр, икенче чираты), 

Тукай урамы буенча җәяүле өлеше, 

Ленин проспектындагы Үзәк аллея.

Ике төрле ысул ярдәмендә катнашырга мөмкин: Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында халыкны сораштыру сервисы аша һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасы ярдәмендә. Катнашу өчен тавыш бирүченең исәп язмасы расланган (учетная запись) булырга тиеш.

Тавыш бирү 21 апрельдән 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Анда 14 яшьтән өлкәнрәк лениногорскилылар катнаша ала.
Быел Татарстанда 63 территориядә 2 миллиард сумлык эшләр башкару планлаштырыла.

Шулай ук тавыш бирүдә төзекләндерелергә тиешле ишегаллары өчен дә тавыш бирергә була.  Татарстанда, шул исәптән Лениногорскида да уңайлы шәһәр мохитен булдыру юнәлешендә масштаблы проект гамәлгә ашырыла. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» программасы нигезендә 2020 елдан бирле йорт ишегалларын яхшырту эшләре бара.

Лениногорскида быел 18 ишегалдын төзекләндерергә җыеналар. Программа эшли башлаганнан бирле, ягъни 2020 елдан 2024 елга кадәр Лениногорск шәһәрендә барлыгы 108 ишегалдында эшләр башкарылган, ә районда – 32 ишегалдында.  Шушы эшләр хисабына 45000 лениногорскилының тору урыннары, яшәү шартлары уңайланган. 2022 елда иң күп йорт ишегаллары ремонтланган, ул чакта 46 ишегалды төзекләндерелгән.

 

Белешмә
Татарстан «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын башлап җибәргән төбәк. Татарстан тәҗрибәсен Россия Төзелеш министрлыгы югары бәяләгән һәм аны бөтен Россиягә таратырга тәкъдим иткән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев