Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида юл-транспорт һәлакәте булган (+фотолар)

Автовокзал янындагы боҗрада булган юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыкланды.

Әлеге юл һәлакәтендә ике машина бәрелешкән һәм ике кеше хастаханәгә озатылган.

Лениногорск ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматлар  буенча,  әлеге фаҗигале очрак 29 мартта көндезге сәгатьләрдә булган. 54 яшьлек Деу Джентра руле артында утыручы ир кеше алда баручы машинаны узып китәргә теләгән. Ул  күрше полосага чыгу өчен  32 яшьлек шофер идарә итүче  Лада Грантаның алдыннан кисеп  үткән.

Бәрелешүдән качар өчен, Лада  Гранта каршы полосага як юлга чыккан һәм 63 яшьлек пенсионер ханым идарә иткән Тойота белән бәрелешәкән. Нәтиҗәдә, автомобильләрнең алгы өлешләре нык  зыян күргән.  Лада Грантаның шоферының башы, күкрәге җәрәхәтләнгән, аягы сынган. Тойота руле артында утырган хатын-кызның берничз төштән аягы сынган, күкрәк читлеге җәрәхәтләнгән. 

Әлеге  юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуга сәбәпче булган Джентраның шоферы сүзләренчә, ул Грантаны кискәнен күрмәгән һәм алга таба юлын дәвам иткән. Берникадәр вакыттан соң ир-ат бу хәл турында ишетеп, үзе Дәүләт автоинспекциясе бүлегенә килгән.

 

Фото: ЮХИДИ идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев