Лениногорскида юл хәрәкәте иминлеге инспекторларының кечкенә ярдәмчеләре ярышты
Юлда саклык
Юл хәрәкәте иминлегенә багышланган мондый муниципаль фестиваль –бәйге әле беренче кабат кына уздырыла.
Шуңа карамастан бу сынашуларда 11 балалар бакчасының 11 командасы катнашты.
Бәйге кызыклы һәм үзенчәлекле итеп оештырылган иде, балалар бакчалары юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган агитбригадаларын тәкъдим иттеләр.
Һәркайсы команданың бәйгегә иҗади яктан якын килүе, бакчада юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүгә зур игътибар бирелүен күрсәтте.
фото: Э.Кирдяновадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев