Лениногорскида кечкенә балаларның магнит шарчыклары йоту очраклары күбәйгән
Лениногорск үзәк хастаханәсе куркыныч турында кисәтә: балалар арасында магнит шарчыклары йоту арткан, нәтиҗәсе – операция өстәле.
Лениногорскида соңгы вакытта балалар арасында магнит шарчыкларын йотуның 4 очрагы теркәлгән.
Иң кечкенә зыян күрүчегә – 3 яшь, иң зурысына – 11 яшь.
Магнит йоту ни өчен куркыныч? Магнитларны йотканда алар эчәклектә бер-берсенә тартылып, тукымаларны кыса. Бу некрозга (тукымаларның үлүенә), эчәкләр тишелүенә һәм перитонитка китерә. Мондый очракларда кичектергесез операциядән башка мөмкин түгел, дип хәбәр итә балалар стационары табиблары.
Лениногорск Балалар стационары хирурглары инде кечкенә пациентлардан алынган магнитларны шактый җыйган, алар тулы бер коллекция. Шушы уңайдан табиблар киңәшләрен җиткерә:
- кечкенә балаларга магнитлы уенчыклар сатып алмагыз
- балалар белән вак әйберләр йоту куркынычы турында сөйләшергә кирәк
- әгәр бала магнит йоткан дип шикләнәсез икән – кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.
фото: ЛЦРБ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев