Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида кечкенә яшеллек үстерә торган цех эшли

Лениногорскида моннан 3 ел элек кечкенә яшеллек (зелень) үстерә торган цех барлыкка килде.

Әлеге цех эшчәнлеге белән Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова һәм муниципаль районның экономика бүлегенең әйдәп баручы белгече Ольга Есипова таныштылар. 

Әлеге цехта Бабниковлар гаиләсе эшли. Ирле-хатынлы Павел һәм Екатерина башта кызыксынып китеп, яшеллек утыртканнар. Аннары аларның клиентлары барлыкка килгән һәм “безнең эшебез халыкка файда китерә, кешеләргә кирәкле”, дип уйлап, ныклап торып эшкә керешкәннәр. 

Кузгалак, редис, борчак, кәбестә, руккола, базилик һәм башка яшел культуралар кечкенә форматта үсә. Монда 26 сортка якын яшеллек үстерәләр. “Гадәти, офиска куела торган лампалар алдык та орлыкларны утырттык. Яшел үсентеләрнең чыкканын озак көттек. Иң беренче утырткан яшеллек ул борчак иде”, - дип сөйли Екатерина. 

Яшеллек үстерү өчен цех гаилә яши торган өйннең аскы өлешендә урнашкан. 30 квадрат метрдан бераз гына кечкенәрәк ул. Микрояшеллек агромамык өстендә үстерелә. Бу җиһаз химикатлар сеңдермәгән, дымлылыкны яхшы саклый һәм һава да үтеп йөри. 

Екатерина ханым әйтүенчә, микрояшеллек үстерүдә аның ире – Павелның тырышлыгы зур. “Ул эшләве турында сөйләргә яратмый. Иртәдән кичкә кадәр ул яшел үсентеләр янында”, - ди хатыны. 

Яшеллек өчен идеаль шартлар булдырырга заманча җиһазлар мөмкинлек бирә. Климат белән читтән торып мобиль кушымтада идарә итәргә мөмкин. Үстерү процессы берничә көннән алып ярты елга кадәр бара. Кайбер орлыкларны лотокка салыр алдыннан пресс астында чылатырга кирәк.

Микрояшеллектә туклыклы матдәләр күбрәк була. Соңгы вакытта кулинария тармагында азык чәчәкләре дә киң таралган. Ул чәчәкләр белән ризыкны, татлы эчемлекләрне, десертларны бизиләр. Бабниковларның яшеллек үстерә торган цехларында әлеге ризык чәчәкләре дә үстерелә.  

Әлеге гаилә үзмәшгуль буларак теркәлгән. Клиентлар күбәйсен өчен социаль челтәрләр аша эшлиләр, күргәзмәләргә йөриләр. 

Алар үзләренең белемнәрен витаминлы почмак булдырырга теләгән һәркем белән уртаклашырга шат. Алар  укучыларны да экскурсияләргә чакыралар, мастер-класслар үткәрәләр. Киләчәктә алар бизнесны киңәйтүне планлаштыралар.

 

фото: Наталья Платоновадан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев