Мөселманнар өчен Ислам динендә иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме.
6 июньдә – Корбан бәйрәме.
Бу көнне шәһәребезнең «Ихлас» мәчетендә 3.00 сәгатьтә – Коръән уку башлана.
5.30 – Тәбрикләүләр
5.35 – Бәйрәм вәгазе
6.00 – Гает намазы
Шул ук көнне шәһәрнең “Юбилейный” паркында Корбан бәйрәменә багышланган гаилә чарасы узачак.
Программада: кызыклы уеннар, мастер-класслар, эстафеталар, рәсемнәр ясау, чәй, пылау, тәм-томнар булачак. Әлбәттә, бүләкләр, призлар да үз ияләрен табачак.
Гаиләгез, туганнарыгызны да бәйрәмгә дәшегез.
Башлана 13 сәгать 30 минутта.
Нет комментариев