Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида “Көзге каникуллар” профилактик чарасы бара

Ел башыннан алып Лениногорск районында, балалар төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган 3 юл-транспорт һәлакәте булды.

Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә аварияләр килеп чыгу аеруча борчу тудыра. Ел башыннан бирле 6 пассажир бала һәлак булган. 

Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәте очраклары белән хәл кискенләшү сәбәпле, балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозуны профилактикалау буенча чаралар узачак. “Көзге каникуллар” дигән киң масштаблы профилактик чара бөтен республика буенча үткәрелә . Уд 31 нче октябьдә башланган иде һәм 6 нчы ноябрьгә кадәр барачак. 

Автомобиль йөртүчеләр генә түгел, юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган яшь җәяүлеләр дә, юл иминлеге хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулар турында мәгълүмат аларның уку урынына хәбәр ителәчәк. Алар белән профилактик эш алып барылачак.

Дәүләт автоинспекциясе, көн яктылыгының кыска һәм көзге юлларның юеш- тайгак булуы сәбәпле, юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы, сак булырга өнди. Шулай ук, киемнәрдә яктылыкны кайтаручы элементлар куллану да –саклык чарасы булуын искәртә.

Исламия Галимова тәржемәсе.

https://photo.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев