Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида күпфатирлы йортта яшәүчеләр гомуми кулланылыштагы урынга әйберләрен кертеп төягәннәр

Куйбышев урамы, 37нче йорт адресы буенча рейд тикшерүендә ачыкланган.

Күпфатирлы торак йортта гомуми кулланылыштагы урынның чүпләнүе ачыкланган,  берничә фатир хуҗасы үз белдекләре белән әлеге бинаны алган, йозакларны алмаштырган һәм сезонлы шиннарны да кертеп, үзләренең шәхси әйберләрен саклаган.

Лениногорск  янгын күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге халыкка төрле предметларның (велосипедлар, чаналар, коляскалар, җиһазлар, төзелеш чүп-чарлары һ. б.) гомуми файдаланудагы мәйданнарда (чормаларда, подъездларда, баскычларда, , тамбурларда ) саклау, беренче чиратта, алай-болай гадәттән тыш хәл була калса, кешеләрне эвакуацияләү өчен комачаулык тудырачак.
Икенчедән, янучан материаллар булып торалар. 

Кайчак фатирларда яшәүчеләр шиналарны да йорт яны территориясендә җыялар, ә резина, билгеле булганча, бик интенсив яна, авыр сүнә һәм төтене дә агулы. 

Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә ,  ишекләрне, чыгу юлларын каплау; баскыч астында һәм баскыч мәйданчыкларында әйберләрне, җиһазларны, әйберләрне, шул исәптән ягулыкларны саклау тыела.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 20.4 маддәсе нигезендә административ җаваплылык каралган.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез! Янгын чыга калса, шалтыратыгыз: «101» яки «112».
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев