Лениногорскида «Күрше фест» фестиваленең кышкы сезоны башланды
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Күрше фест» фестиваленең кышкы сезоны башланды

Ишегалдында күңелле булды.

Лениногорскида «Күрше фест» республика халык фестиваленең кышкы сезонына старт бирелде. Бәйрәм  шәһәрнең Ленинград урамы, 43 - Гафиятуллин урамы, 9нчы йорт адресы буенча ишегалдында узды.

Бәйрәмне Лениногорск Балалар иҗат йорты уздырды. Алар шушы фестивальнең грантын откан иде. Хәзер алар берничә бәйрәм үткәрәчәк.

Әлеге  чара  «Киләчәк архитекторлары: кар көрте эчендә Төзелеш» дип аталды. Балалар кышкы төрле күңел ачуларда рәхәтләнеп уйнадылар. Кар белән уеннарда катнаштылар, тизлек һәм төгәллек буенча күнегүләр ясадылар, кышкы корылмалар төзеделәр, матур чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Тәм-томнар белән кайнар чәй эчтеләр.  

Бәйрәмдә Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов катнашты.

«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча «Безнең ишегалды " программасы буенча үзгәртүләр бара, яңартылган территорияләрне күреп торабыз. Быел Лениногорскида 18 ишегалдын төзекләндердек, киләсе елда тагын 19ны планлаштырабыз. Ләкин яңарту гына түгел, ә аралашу мөһим. «Күрше» – чын-чынлап халык проекты, ул күршеләрне  берләштерә", – диде ул. 

фотолар: Балалар иҗат йорты


Нет комментариев