Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида “Кышкы каникуллар” профилактик чарасы башлана

Каникуллар чорында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәте очраклары ишәя төшә. Мондый фаҗигаларны булдырмау, балаларның юлда имгәнү-җәрәхәтләнүен профилактикалау өчен, республикада киң масштаблы “Кышкы каникуллар” чарасы планлаштырыла. Ул 26 декабрьдән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

2022 елның 11 аенда республика юлларында 379 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 баланың гомере өзелгән һәм 400 бала яраланган.

“Агымдагы елның 11 ае эчендә Лениногорск районы буенча  балалар катнашында 2 юл-транспорт фаҗигасы булды.

Әмма безнең бурычыбыз - мондый фаҗигаларның берсен дә булдырмау, - ди Лениногорск районы буенча юл иминлеге дәүләт учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова.

–  Каникуллар алдыннан һәм аларның барышында да без күп төрле прафилактика чаралары үткәрәчәкбез. Әмма бу турыда ата-аналар да  җитди уйланырга тиеш. Балаларга урамда йөргәндә, бары тик тротуардан гына йөрергә, юл аркылы узганда, җәяүле кичүеннән узарга, светофор сигналларын һәрчак игътибар үзәгендә тотарга кирәген, даими аңлатып тору сорала. Билгеле, әти-әниләр, гомумән, өлкәннәр, үзләре юл хәрәкәте кагыйдәләренә тугры булырга тиеш.  Балаларны транспорт чараларында йөртү белән бәйле фаҗига очраклары күп.  Агымдагы елда республика юлларында 6 пассажир бала һәлак булган. Юл-транспорт фаҗигаләрендә балалар имгәнү, травма алу, күпчелек очракта, аларны махсус креслоларда йөртмәү сәбәп булган”.

“Кышкы каникуллар” чарасы вакытында, юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган кечкенә җәяүлеләр дә игътибардан читтә калмаячак. Алар тарафыннан  юл иминлеге  кагыйдәләрен бозу фактларын полиция  хезмәткәрләре, яшь инспекторлары отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары оештырган “Әтиләр патруле” һәм  “Әти-әниләр” патруле инициатив төркемнәре белән берлектә кисәтәчәкләр. Хокук бозулар турында мәгълүмат,  алга таба даими рәвештә алар белән профилактик эш алып бару өчен,  җәяүлеләрнең уку урынына хәбәр ителәчәк.

 

Исламия Галимова тәрҗемәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X