Лениногорскида мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә белем һәм тәрбия турында сөйләштеләр
Традиция буенча педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясендә узган уку елына йомгак ясала һәм киләсе елга бурычлар билгеләнә.
Мәгариф системасында эшләүче 350 хезмәткәр катнашында Мәдәният сараенда август киңәшмәсе узды.
“Хәзерге заман мәгарифенең төп кыйммәтләре ориентирлары: укытуга һәм тәрбиягә бердәм якын килү” – әнә шундый тема билгеләнгән иде конференциягә. Лениногорск педагоглары укыту һәм тәрбиягә бердәм алымнар турында фикер алыштылар.
Шушы елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә бердәм расписание барлыкка киләчәк. Бөтен ил буенча бер сыйныф укучылары бер үк вакытта бер үк предметлар циклын өйрәнәчәкләр. Яңалыкның төп идеясе – барлык мәктәпләрдә дә программаны өйрәнүнең бер үк темпын тәэмин итү.
Соңгы 3 елда балаларның туган телдә белем һәм тәрбия алу күрсәткечләре тотрыклы булып кала. Агымдагы елның 1 сентябреннән федераль стандартларга һәм программаларга үзгәрешләр кертелә. Туган телләр “Туган тел (Россия Федерациясе халкы теле) һәм (яисә) «Россия Федерациясе республикасы дәүләт теле», «Туган әдәбият (Россия Федерациясе халкы телендәге әдәбият)» укыту предметлары кысаларында өйрәнеләчәк. Сәгатьләр саны үзгәрешсез кала.
Контроль эшләр хәзер һәр фән буенча уку вакытының 10 процентыннан да артыгын алмаячак. Яңа кагыйдәләр нигезендә, укучылар аларны 1 яки 2 дәрес дәвамында (һәрберсенең дәвамлылыгы 45 минуттан артмый) үтәячәк. Контроль эш булмаган практик эшнең дәвамлылыгы 1 дәрес тәшкил итәчәк.
5-7 нче сыйныфлар программасыннан җәмгыять белеме дәресе алына, әмма шул ук вакытта «Безнең төбәк тарихы» курсы барлыкка килә. Җәмгыять белеме 2026 елның 1 сентябреннән 9 нчы сыйныфтан гына өйрәнеләчәк.
Яңа уку елында мәктәп чатлары «Сферум»нан MAX мессенджерына күчәргә җыена. Татарстан мәктәп чатларын илкүләм MAX мессенджерына күчерүне сынау буенча алты төбәк арасына керде.
Яңа уку елына мәктәп автобуслары паркы тулыланды. Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышыннан соң районнарга автобуслар тапшырылды. Безнең Лениногорск районына ике яңа автобус бирелде. Яңа уку елыннан әлеге автобуслар ерак авыллардан укучыларны мәктәпкә йөртәчәк.
Конференция ахырында укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, өстәмә белем бирү педагогларын бүләкләү тантанасы узды.
- Быел 740 тан артык укучы тәүге тапкыр парта артына утырачак. Белем бирү учреждениеләрендә 1080 укытучы эшли. 2025 -2026нчы уку елында 8 мең 303 укучы белем алачак. Быелгы уку елында 19 яшь белгеч белем бирү учреждениеләренә эшкә килде.
Лениногорск районында:
- 34 – белем бирү учреждениесе
- 3 – өстәмә белем бирү учреждениесе
- 45 – балалар бакчасы
фото: мэриянең матбугат хезмәте



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев