Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Мәңгелек ут һәйкәле янында Ватан Геройларын искә алдылар

9 декабрь – Ватан Геройлары көне.

Лениногорскида Мәңгелек ут һәйкәле янында тантаналы митинг узды.

Сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән геройларның, хезмәт батырларының исемнәре илебез тарихы битләренә алтын хәрефләр белән уелган.

Лениногорск районы - 12 Советлар Союзы Герое, 3 Дан ордены кавалеры һәм Россия Федерациясе Герое Дамир Исламовның туган җире. 

Митингта катнашырга дип юнармиячеләр, депутатлар, хәрби хәрәкәт ветераннары, олы яшьтәгеләр, ветераннар советы вәкилләре килгән иде. 

Әлеге көннең әһәмиятле булуы турында шәһәр башлыгы урынбасары Галия Урманова, ветераннар советы рәисе Галия Хәлимова сөйләделәр. Алгы сызыкта хезмәт иткән һәм хезмәт итүен дәвам иткән, кыйммәтләрне, мәдәниятне һәм традицияләрне саклаучыларга рәхмәт белдерделәр.

Бер минут тынлык белән Ватаныбыз каһарманнарын искә алдылар.

Аннары Мәңгелек ут һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

  • Исегезгә төшерәбез: 2026 ел Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде.

 

Ләйсән Мансурова һәм Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев